Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге:
– «Фидакарь хезмәт өчен» медале түбәндәге өстенлекләр бирә: ай саен 630 сум күләмендә акчалата түләү; торак мәйданының Татарстанда билгеләнгән социаль нормасы чикләрендә торак өчен түләү чыгымнарының 50 проценты күләмендә субсидия; халык өчен хезмәт күрсәтүләрнең билгеләнгән нормативлары чикләрендә коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарның 50 проценты, ә үзәктән җылытылмаган йортларда яшәүчеләргә – халыкка сату өчен билгеләнгән нормалар чикләрендә сатып алына торган ягулык бәясеннән һәм әлеге ягулыкны китерү буенча транспорт хезмәтләре өчен түләүгә чыгымнарның 50 проценты күләмендә субсидия;абонентка даими файдалануга бирелгән телефон элемтәсе линия челтәрләре, радио, коллектив антенна өчен чыгымнарны тулысынча каплау.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез