Фидан Гафаров белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды

Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды. Саубуллашу мәрәсиме, иртәгә,  29 апрельдә, Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бинасында 10.00 сәгатьтә була.

Матәм митингы 11.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Башинформ», Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Легендар актерны туган ягында – Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында җирләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Фидан Гафаров кичә 77 яшендә бакыйлыкка күчте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре