Финляндия, Вьетнам, Һиндстан һәм Катарга очышлар торгызыла

Хөкүмәт тагын дүрт илдә яшәүчеләрнең илебезгә керүенә чикләүләрне алган. Биредә сүз Финляндия, Вьетнам, Һиндстан һәм Катар турында бара. Премьер-министр Михаил Мишустин бу җәһәттән тиешле боерыкка кул куйган. “Әлеге дәүләтләр гражданнарына һава юллары аша Россиягә керү рөхсәт ителә.

Россиядә яшәүчеләр дә, үз чиратында, бу илләргә очарга мөмкин”, – диелә документта.
Шулай итеп, самолетлар 27 гыйнвардан, атнага ике тапкыр, Мәскәүдән – Ханойга, Дәһли һәм Хельсинкига оча башлаячак. Катар башкаласы Доха шәһәренә – атнага өч тапкыр. Моннан тыш Хельсинки белән Санкт-Петербург арасында да атнасына ике тапкыр рейслар планлаштырылган.
Моңа кадәр Казаннан Архангельскига турыдан-туры самолет рейслары ачылу турында хәбәр ителгән иде. Самолетлар Татарстан башкаласыннан – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе, ә Архангельскидан – сишәмбе һәм җомга көннәрендә оча.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре