Фирдинант Сәлахов белән Зөлфия Шакировага медаль тапшыру турындагы карар имзаланган

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык артистлары Фирдинант Сәлахов белән Зөлфия Шакированы Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләү турындагы карарны  имзалаган.

Указда күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлекләре һәм музыка сәнгатен үстерүгә өлеш кертүләре өчен икәнлеге искәртелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Зөлфия Шакирова Фирдинант Сәлахов

Көн хәбәре