Бүген Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында берлекнең яңа әгъзаларын кабул иттеләр. Болар – “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов һәм “Интертат” электрон басмасы, “Татар-информ” агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов.
Фирдүс әле күптән түгел генә Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелгән ябык әдәби бәйгедә “Повесть” номинациясендә җиңү яулаган иде. Ул – ике китап авторы.
Рәмис Латыйпов бер китап һәм Кариев театрында куелучы “Җырлап яшик” спектакле авторы.
Коллегаларыбызны котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез