Газетага язылу

Фирдус Тямаев Башкортстандагы концертлары булмаячагын хәбәр итте

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Башкортстанның Уфа шәһәрендәге концерты булмаячак. Бу хакта җырчы инстаграмда хәбәр итте.

"УФА ГАФУ ҮТЕНӘМ, 25 АПРЕЛЬ КОНЦЕРТ БУЛМЫЙ , БҮГЕН ШУНДЫЙ ХӘБӘР КИЛДЕ , АЛАЙ ГЫНА ДА ТҮГЕЛ ОКТЯБРЬГӘ КАДӘР ТЯМАЕВНЫ БАШКОРТОСТАНГА КЕРТМӘСКӘ ДИП ӘЙТЕЛДЕ !!! Моңа кадәр директор белән килешенгән иде, рекламалар бирелгән иде , 25 нче апрельдә буласы концертка тәки аяк чалдылар , ай ярым билетлар сатылды ярты зал тулган , буген сатуны туктаттылар !!! Оказывается аларда үзләренең мероприятясе булган🤦‍♂️🤦‍♂️🤦‍♂️
Ярар дуслар кәефләрне төшермибез 🥰🥰🥰 Рөхсәт биргәч килербез бер елданмы , ике елданмы !!! Гади артистлар белән булышып яткан җитәкчеләргә башка сүзем юк молодцы !!! Ә БАШКОРТСТАНДА ЯШӘҮЧЕ ТАМАШАЧЫМА ЗУР РӘХМӘТ СЕЗГӘ !!! БАШ ИЯМ СЕЗНЕҢ АЛДЫГЫЗДА !!! ХӨРМӘТ ИТӘМ, ЯРАТАМ 🥰🥰🥰❤❤❤СЕЗНЕ САГЫНЫП, МИН ЮЛӘР ТЯМАЕГЫЗ 🔥🔥🔥 " - дип язган ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре