Фирдүс Тямаев Казан концертларыннан кергән акчага нәрсәләр алганлыгын әйткән

Татарстанның атказанган артисты, танылган җырчы Фирдүс Тямаев “KazanFirst” журналисты белән әңгәмәсендә махсус хәрби операция зонасында хәрбиләргә ярдәм итү турында сөйләгән. Тямаевның солдатларга гына түгел, аларның гаиләләренә: әниләре, хатыннары һәм балаларына да бик нык ярдәм итүе мәгълүм. Ул махсус хәрби операция зонасы өчен гуманитар йөк җыя, хәрбиләр белән даими элемтәдә торып, аларга матди һәм мораль яктан ярдәм итә.

– Бу көннәрдә рәттән 13 көн концертлар куйдым. Алар 4әр, кайвакыт 4-5әр сәгать барды. Концертның 30-40 минутын һәрвакыт егетләребезгә багышлыйм. Солдатларга матди гына түгел, рухи ярдәм дә кирәк. Аларга барыбызның да бергә булуын, аларны хуплавыбызны, ишетүебезне белү мөһим. Шушы концертлардан да мин хәрбиләргә әйбәт кенә матди өлеш чыгардым: 150 мең сумга ике тепловизор сатып алдым, моннан тыш хәзер 550 мең сумга квадроцикл алам. Болар ашыгыч төстә, хәзер үк кирәк. Квадроцикл яу кырыннан һәлак булганнар һәм яралыларны алып чыгу өчен кирәк, – дип билгеләп үткән Тямаев.

Аның әйтүенчә, хәрбиләрнең әниләре һәм хатыннары җырчы янына рәхмәт сүзләрен әйтергә килә. Мондый чакларда горурланып куясың, ди җырчы. Тямаев сүзләренә караганда, ул үзенең һәр концертыннан хәрбиләргә өлеш чыгара. Казандагы концертларыннан исә аеруча зур сумма бүлеп бирергә тырыша. Ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз, ди җырчы.

Мәгълүм булганча, Тямаев махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләргә актив төстә ярдәм итеп килә. Аның концерт машиналары 25 тапкыр СВО зонасына гуманитар йөк озаткан. Артист үзе солдатларның рухын күтәрү өчен, Донецк халык республикасының Снежное шәһәрендә концертта чыгыш ясаган. Моннан тыш моңа кадәр концертларыннан кергән 6 миллион сумлык керемен хәрбиләргә ярдәм итүгә җибәргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина махсус хәрби операция Россия Герое мобилизация Мобилизацияләнгән СВО контракт буенча хезмәт эвакуируемые "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре