Фирдүс Тямаев Менделеевск шәһәрендә төзәтү колониясендә булган. Ул анда иҗат төркеме белән концерт куйган.
«Бүген Менделеевскида кунакта булдык. Зонада егетләргә концерт куйдык. Концерт үзенчәлекле, җылы узды. Егетләр әти-әниләре, гаиләсе, дуслары янына исән-сау кайтсыннар. Бер кешегә дә төрмә юлларын таптарга язмасын», – дип яза җырчы.
Фирдүскә зур бүләк – егетләрнең үз куллары белән ясалган нарды тапшырганнар.
Фирдүс Тямаев сентябрь ахыры октябрь башында янәдән СВО зонасына юл алачагын да хәбәр итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез