Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә концерт вакытында сәхнәгә көрәк күтәреп менгән тамашачысы белән видео урнаштырган. Кар кызы булып киенгән ханым аңа мишура белән бизәлгән көрәк бүләк итә һәм чәчәк бәйләме урынына икәнен әйтә. Озак кына уйлап торганнан соң, җавап итеп Фирдус Тямаев: «Ник авыл кешесенә гел көрәк соң ул? Чәчәк тә алып килә алмадыгызмени?» – дип шаяртып җавап бирә. Бүләкне үзе бик теләп кабул итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез