Фирдүс Тямаев СВО хәрбиләре һәм Татарстан делегациясе белән Донецк янында җырлаган

Татарстанның Аксубай һәм Нурлат районнарыннан килгән ике делегациясе гуманитар эш белән йөргәндә Донецк тирәсендә очрашкан. Бу хакта Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.

Нурлат районы делегациясенә хакимият башлыгы Дамир Ишкинеев кергән. Хәрбиләр һәм волонтерлар, Татарстанның халык артисты Фирдүс Тямаевка ияреп, “Мин яратам сине, Татарстан” дигән җырны башкарган.
“Курск, Донецк, Луганск һәм Херсон өлкәләре аша узып, Ватанны саклаучыларыбыз белән очраштык. Кыенлыкларга карамастан, хәрбиләрнең күтәренке кәефтә булуларына сөендек”, – дип билгеләп үткән Мингулов.

Ике делегация махсус хәрби операция үткәрү зонасындагы хәрби подразделениеләргә гуманитар йөк алып килгән, дип яза Татар-информ.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында СВОга ярдәм итүгә мөһим өлеш кертүләре өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. “Үзләре тирәсенә шундый ук ярдәмчел кешеләрне җәлеп итеп, тарафдарларының тулы бер командаларын җыеп, бу эшне чын йөрәктән, эчкерсез башкаралар”, – дип билгеләп үткән иде республика Башлыгы.

Татарстан Рәисе соңрак Россия Президенты Владимир Путин белән Мәскәү Кремлендә очрашканда да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. “Гуманитар ярдәм буенча бик зур эш алып барабыз. Һәрбер шәһәргә, һәрбер муниципалитетка барып, шулар белән эшлибез. Гуманитар ярдәм җыю буенча халык та, компанияләр дә актив эшли: 4389 тонна җыеп озаттык”, – дигән иде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре