Газетага язылу

Фирдүс Тямаев хатынын мактый: «Бизәнми, укол кадатмый»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев хатыны Резедә Әхмәтвәлиева белән төшкән бик матур видео урнаштырган.

Җырчы үзенең хатынын иң чибәре, дип, аны бәһасыз чәчәккә тиңләгән һәм яратуын әйткән. Артист видеосын социаль челтәрләрдә урнаштырган.

– Дусларым, барыгызга да сәлам! Менә концертлар вакытында сез бүләк иткән тәм-том белән чәй эчтек әле. Тәмле бавырсаклар һәм чәкчәк белән. Барысы өчен дә зур рәхмәт! Хәзер инде безнең  өйне бизәп торган чәчәкләрегез өчен дә рәхмәт. Ә менә бу – минем иң матур, иң кыйммәтле чәчкәм. Бизәнмәгән, ясанмаган, уколлар кадатмаган, брендлы киемнән йөрми. Мин аны шундый яратам!  Барыбызның да кыйммәтләре  төрлечә. Миңа күпләр, артистның хатыны башкачарак булырга тиеш, дип яза. Ә мин алай  уйламыйм,  – дигән Тямаев.

Быел артист “Татнефть Арена”дагы концерты вакытында 10 мең тамашачы алдында сәхнәдән хатынына сюрприз ясаган иде. Ул, тезләнеп, сөеклесенә тәкъдим ясады һәм гөлчәчәкләрдән торган бик зур чәчәк бәйләме белән балдак бүләк итте. Үзе әйтүенчә, алар 13 ел элегрәк өйләнешкәндә, аның мондый кыйммәтле бүләк бирү мөмкинлеге булмаган, шуңа күрә хәзер бүләк итәргә карар кылган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре