Газетага язылу

Фитыр сәдакасын кемнәргә бирергә ярамый? – Имам аңлатмасы

Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Әмма кайбер нечкәлекләре бар. Казанның “Гаилә” мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

«Иң элек туганнарыгыз һәм күршеләрегез арасында мохтаҗларның бармы-юкмы икәнен белешегез. Юк икән, мәхәлләдән, район, микрорайоныгыздан эзләгез. Мохтаҗларны Африкадан эзләргә кирәкми», – дигән имам.

Шул ук вакытта иң якын туганнарга – әти-әниеңә, әби-бабай һәм оныкларыңа фитыр сәдакасын бирү тыелган.

«Алар безнең тәрбиядә яшәргә тиеш чөнки. Әйтик, әнием ач икән, мин оҗмахка эләкмәячәкмен. Әбием ач йөрсә дә, оҗмахка эләкмәячәкмен. Балаларым, оныкларым ач булса да, оҗмах миңа эләкмәячәк», – дип аңлатып үткән имам.

Исегезгә төшерәбез: Диния нәзарәте быел фитыр сәдакасын көмеш буенча нисабка (120 мең сум) ия булучыларга – 200 сум, алтын буенча нисабка (940 мең сум) ия булучыларга – 1200 сум күләмендә билгеләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре