Газетага язылу

«Физик-химик алгарыш» республика проекты белем бирү сәфәрләре сериясен дәвам итә

«Физик-химик алгарыш» республика проекты белем бирү сәфәрләре сериясен дәвам итә. Ике фәнне берләштергән программага 9 ноябрьдә старт бирелде: фәннәрне тирәнтен өйрәнү өчен берьюлы ике дисциплина буенча дәресләр башланып китте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алабуга районында 7–9 сыйныф укучылары махсуслаштырылган биология чараларына җыелды. Программа балаларның фикерләвен олимпиада дәрәҗәсенә чыгарырлык итеп төзелгән: укучылар биологик процессларда аерым фактларны гына түгел, ә бөтен бер закончалыкларны күрергә өйрәнәләр.

Азнакай районында 5-7 сыйныфлар өчен математика буенча олимпиада мәйданчыгы эшли. Балалар югары катлаулылыктагы мәсьәләләрне чишәләр, классик олимпиада сюжетларын тикшерәләр һәм катгый логик фикер йөртүләр төзергә өйрәнәләр.

Чаралар 13 ноябрьдә төгәлләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре