Физкультура мәҗбүри төп дәүләт имтиханыны исемлегенә кертелергә мөмкин

Физкультура буенча Төп дәүләт имтиханын кертү тәкъдиме Россия Дәүләт Советының физкультура һәм спорт комиссиясе утырышында яңгырады. Бу хакта РИА Новости Тула өлкәсе Хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«РФ Дәүләт Советының Физик культура һәм спорт» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе булып Тула өлкәсе губернаторы Дмитрий Миляев тора. Пәнҗешәмбе көнне ул комиссия утырышын уздырды, анда Россиядә балалар-яшүсмерләр спортын үстерүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

«Мәскәү өлкәсенең физик культура һәм спорт министры Дмитрий Абаренов хәбәр иткәнчә, министрлык физик культура буенча Төп дәүләт имтиханын кертү тәкъдимен чыгарган. Тәкъдимнең асылы — тугызынчы сыйныфлардан соң Төп дәүләт имтиханына физкультура һәм ГТО рәвешендә мәҗбүри имтихан кертергә. Алтын билге - бишле, мисал өчен, көмеш – дүртле һәм өчле - бронза билге. Физик культура белән шөгыльләнүдән азат ителгән мәктәп укучылары фәнне белүгә тестлар тапшыра алачак», - диелә төбәк Хөкүмәте хәбәрендә.

Миляев ассызыклаганча, утырышта әйтелгән барлык тәкъдимнәр РФ Президенты каршындагы Спорт советын әзерләгәндә кулланылачак, дип яза Татар-информ.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре