Газетага язылу

Фонд базары мәтәлчектә

Дөнья икътисады һәм сәясәтендә барган үзгәрешләр Россия өчен куанычлы түгел. Хәвефле дип әйтсәк тә була. Иран конфликтының ике айлык паузага куелуы кара алтын бәясен түбәнгә этәчәк. Тәһран санкцияләр астыннан озак вакытка чыкса, кара алтын очсызлануын дәвам итәчәк. Моңа кадәр өч нефть державасының җир маен сатуы чикләнгән иде. Венесуэла нефте басымнан котылды. Аны чикләнмәгән күләмдә чыгару һәм сату бүген АКШ кулында. Вашингтон белән килешә алса, Тәһран да углеводород сәүдәсенә актив кушылачак. Россия нефте бу шартларда көчле санкция басымы кичерәчәк. Углеводород рентасына өметләнеп булмаячак. Нефтьне гаҗәп зур дисконт белән озатачаксың.

 

Дроннар һөҗүме фонында илдә бензин кризисы көчәя. Ягулык инфляциясен сәбәп итеп, Үзәк банк төп ставканы төшерүдән баш тарта. ЦМАКП гендиректоры урынбасары Дмитрий Белоусов, икътисад үссен өчен, төп ставканы 7–8,5 процентка кадәр төшерергә кирәк, дип саный. Бу санга ирешү мөмкин түгел. Ставканы төшерү өчен бюджет дефицитын бетерергә кирәк. Хәрби максатларга зур акча тоту фонында моңа өмет юк. Керемнәр кимү дефицитны тагын да үстерәчәк. Вазгыятьнең хәвефле икәнен иң беренче спекулянтлар күреп ала. Алар массакүләм рәвештә акцияләрдән котыла башлый. Мәскәү биржасының түбән тәгәрәве инде 15 атна дәвам итә. Бу – бик озак вакыт. Дәвамлы рәвештә түбәнәю финанс кризисына этәрә. Мосбиржа индексы үткән тәүлектә 2300 пункттан да түбәнәйде. 2021 елның октябрендә ул тарихи максимумда иде. 4292,68 пунктка җитте. Түбәнәю 45 проценттан узып бара. «Газпром» акцияләре кискен очсызлана. Бәясе 100 сумнан да түбәнәйде. Кайчандыр 382,85 сум йөргән кәгазьнең бүгенге бәясе аны кулда тотучыларның ни дәрәҗәдә фәкыйрьләнүен күзалларга булыша.

Бездә гадәттә фонд базары реаль икътисадтан ерак, шуңа күрә аның мәтәлчеге зур куркыныч тудырмый дип уйлыйлар. Кыска вакытлы түнтәрелеш, чынлап та, хәвефсез. Әмма уен озакка китсә, зур финанс проблемалары вәгъдә итә. Компанияләргә акча җәлеп итү кыенлаша, Пенсия фондлары зыян күрә, банклар өчен хәвефлегә әйләнә. Акцияләр күп очракта кредит алганда залог итеп куела, залогның кыйммәте төшү нигә китерүен үзегез чамалый аласыз.

                           

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре