Дару исемнәрендәге теге яки бу өстәмә сүзләрнең нәрсә аңлатуын белеп тору беребезгә дә зыян итмәстер, шәт. Алар препаратның ничек тәэсир итүен, нинди үзенчәлекләргә ия булуын күрсәтә.
* «Экстра» – тәэсир итә торган матдәсе гадәтиенекеннән күбрәк
* «Нео» – яңартылган ысул белән эшләнгән
* «Форте» – нәтиҗәсен арттыру өчен ниндидер матдәләр өстәлгән
* «Мите» – тәэсир итә торган матдәсе аз (тиз генә «барып җитми»)
* «Семи» – тәэсир итә торган матдәсе уртача күләмдә алынган
* «Рапид» – авырткан урынга бик тиз «барып җитә»
* «Лонг» – даруның тәэсире озакка сузыла
* «Ко», «н», «гт», «нл» – дару сидек кудыру үзенчәлегенә ия
Кайбер даруларның атамалары ук нинди икәнлекләрен күрсәтә.
* «Вит» – витамин
* «Дерма» – тән тиресенә бәйле ниндидер препарат
* «Лакс» – эчне йомшарту үзенчәлегенә ия
* «Фер» – тимерле дару
* «Кор» яки «кардиа» («кардио») – йөрәк даруы
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез