Казанда 41 яшьлек ир-ат, мессенджер аша җибәрелгән файлны ачарга маташып, мошенниклар тозагына эләккән. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Ир-атка үзенең танышыннан “Привет! Не ты случайно на фото?” дигән хәбәр килеп төшкән. Хәбәргә “АРК”файлы (Андроид өчен кушымта) белән сылтама да булган. Ир-ат сылтаманы ачкан. Әмма фотосы күренмәгән.
Икенче көнне исә банк счетыннан акчасы югалган. Соңрак ачыкланганча, аферистлар, аның телефонына “кереп”, банк кушымтасы аша 100 мең сум чамасы акчасын төрле товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга тоткан.
Казан полициясеннән кисәтеп әйтелгәнчә, фотосурәтләрне “АРК” файлы белән ачып булмый. Мондый хәбәрләр килгән очракта, файлларны ачарга ярамый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез