• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Фотохәбәрче Виктор Тёминның Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмәсе ачылды

«Татмедиа» галереясендә «Татарстан» журналы Минзәләнең мактаулы гражданы, фотохәбәрче Виктор Тёминның «Сугыш. Беренче көннән ахыргы көнгә кадәр» дигән күргәзмәсе ачылды.

Виктор Тёмин — СССРда «фоторепортаж короле» дип танылган оста. Аның «Җиңү байрагы Рейхстаг өстендә» дигән сурәте 1945 елның 1 маенда, Берлиндагы сугышлар вакытында төшерелгән һәм дөньяның иң зур гәзитләрендә басылган.

Виктор Тёмин үзенең беренче фотосурәтен 7 яшендә Минзәлә мәктәбендә укыганда төшерә. Ул — барлык сугыш байракларын төшергән бердәнбер фотограф.
Бүген аның фотосурәтләре Минзәләнең туган якны өйрәнү музеенда саклана.

Быел Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы минниханов "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре