Россиядән торбаүткәргеч буенча Францияне газ белән тәэмин итү туктатылган. Бу хакта ТАСС GRTgaz француз компания-операторына сылтама белән хәбәр итте.
«15 июньнән GRTgaz компаниясе Германиядән Франциягә газ агымын туктатты", - диелә хәбәрдә.
«Франс-Пресс» агентлыгы аңлатуынча, торбаүткәргеч буенча тәэмин итү барышында Россия газының төп өлеше нәкъ менә Германия аша кергән.
Россия ягыннан әлегә рәсми шәрехләүләр юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез