18 октябрьдә Дональд Трамп Truth Social челтәрендә Франциядәге хәлләр турында пост урнаштырды. Ул: «France is burning!» («Франция яна!») – дип башлана, илдәге тәртипсезлекләр өчен иммиграцияне гаепли һәм фчикләрне ябарга чакыра. Әйе, француз фетнәсендә мөһаҗирләрне – мөселман илләреннән килүчеләрне гаепләргә тырышучылар бар. Бу уңайдан бик күп ялган мәгълүмат таратыла, видеолар һәм фотосурәтләр эленә. Әйтик: «Бер генә Франция байрагы да күренмәде, ә гарәп илләре байраклары күп иде», – дигән комментарий белән таратылган видеода Фәләстыйн байраклары җилфердәүне күрә алабыз. Видео Франциядә төшерелгән, монысы да хак. Вәләкин, анда сурәтләнгән тыныч митингка чыгучылар белән үткән тәүлекләрдә Франциядә котырынган фетнә арасында бернинди дә бәйләнеш юк. Видеоның күп кадрлары 2025 елның 25 маенда Парижда Газзәдәге хәрби операцияләрне туктатуны таләп итеп уздырылган Фәләстыйн яклы митингтан алынган. Монтаж ясап, француз фетнәсенең әйдәп баручы көче – мөселманнар дип, күзгә төтен җибәрергә маташалар. Урамда басып торучы мөселман ирләрен алгы планга куйган фото шулай ук француз фетнәчеләре дип тәкъдим ителә. Чынлыкта ул моннан биш ел элек Швециянең Гётеборг шәһәрендә төшерелгән.
Француз гыйсъянчылары исә байтактан дулыйлар инде. Башта ул мәктәп укучыларының, мәгарифне начар финанслаудан, укытучылар җитешмәүдән риза булмау сәбәпле, урамнарга чыгуыннан башланды. Үткән атна ахырына инде бәяләр үсешеннән, тормыш шартлары начараюдан канәгать булмаган шәһәр халкының урамнарны тутыруы дәрәҗәсенә үсте.
Протест ялкыны масштаблы рәвештә киңәйгәч, ниһаять, ил лидеры Макрон халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. «Бүген кич без барыбыз да ачу һәм оят хисе кичерәбез», – дип башлады ул чыгышын. Җимерүләр һәм тар-мар итүләр өчен ультрасул төркемнәрдән чыккан фетнәчеләрне гаепләде, «Аларга күпсанлы җинаятьчеләр кушылды», – диде.
Мәгълүмат кырын игътибар белән күзәтсәк, фетнәгә читтән юнәлеш бирергә һәм йогынты ясарга тырышуның барлыгын күрә алабыз. Израильнең диаспора эшләре министры Амихай Чикли, Франциядә Гражданнар сугышы башланды, дип белдерде. «Франциягә варварлыкны җиңүен телим, Израильгә хыянәт итүенә карамастан», – диде. «Израильгә хыянәт» дигән сүзләр фетнә артында кемнәр торуын аңлата да инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез