Фронт белән парламент арасы: депутат СВОда дүртенче контрактын төгәлләгән

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операция зонасында ярты еллык контрактын төгәлләп, өенә кыска вакытлы ялга кайтырга җыена.

Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән, дип яза “KazanFirst”.

Шәрәфиев әлеге контракты барышында Часов Яр  юнәлешендә “Святой Георгий” ихтыярилар бригадасы командиры вазыйфасында хәрби бурычларын үтәгән. Дүртенче контракты икән инде бу.
Эдуард Шәрәфиев СВО зонасында тәүге   өч контракты буенча 2022-2024 елларда (ул чагында инде Дәүләт Советы депутаты булган) хезмәт иткән. Башта – “Ветераны” ихтыярилар бригадасы, шуннан соң – “Святой Георгий” ихтыярилар бригадасы составында.

2024 елда, өченче контракты тәмамлангач, өенә кайткан һәм чираттагы срокка Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. 2025 елның маенла дүртенче контрактын имзалаган. Июнь аенда “Святой Георгий” бригадасы командиры итеп билгеләнгән

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре