ФСБ Керчьтә яшәүче, 1988 елгы ир-атны дәүләт хыянәтендә гаепләп тоткарлаган. Бу хакта ФСБның җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәге хәбәр итә.
ФСБ мәгълүматларына караганда, ир-ат Telegramда Украина волонтерлары катнашында төркем төзегән. Анда Украина Кораллы көчләре бүлекчәләре өчен акча җыю һәм кирәк-яраклар сатып алу оештырылган.
Моннан тыш, ул Telegramдагы СБУ идарә иткән ботка Кырым территориясендәге һава һөҗүменнән саклану чаралары һәм башка хәрби объектларның урнашу урыннары турында мәгълүмат җибәргән.
Оператив-эзләү чараларыннан соң ир-ат ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Аңа карата дәүләт хыянәте турындагы җинаять эше кузгатылган. Суд аны сак астына алу рәвешендәге чикләү чарасына хөкем иткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез