Газетага язылу

ФСБның МАХны Дәүләт хезмәтләренә тоташтыруны тыюы турындагы хәбәрне инкарь иттеләр

Интернетта: «Октябрьдәге һөҗүмнән соң, ФСБ МАХ хезмәтен Дәүләт хезмәтләренә тоташтырырга рөхсәт итмәгән», – дигән мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Цифрлы үзгәрешләр үзәге директоры Алексей Едельсков хәбәр итте.

«Безнең бу турыда расланган мәгълүматыбыз юк. Бу – фейк», – дип аңлатты ул.

Едельсков һөҗүм турында да ышанычлы мәгълүмат юклыгын ассызыклады. Моннан тыш, Россиядә дәүләт ресурслары һәм хезмәтләре өчен шактый җитди таләпләр куелган. МАХ бу таләпләргә тулысынча туры килә. Хезмәтнең «әзерлеге» һәм «Дәүләт хезмәтләре» белән интеграцияләүдәге куркынычлар турындагы белдерүләргә карата ул, ике карар да федераль дәрәҗәдә эшләнүен һәм аларның саклану дәрәҗәсе белән кулланылган технологияләр чагыштырмалы булуын билгеләп үтте.

«Бу конкрет мессенджерга һөҗүм итү ихтималы, минемчә, кайбер көндәшләреннән хәтта түбәнрәк», – дип өстәде Едельсков.

Элегрәк WhatsApp*та (РФда экстремист дип танылган Meta корпорациясенә караган), ФСБ МАХ хезмәтен куркынычсызлык янавы сәбәпле, Дәүләт хезмәтләренә тоташтырырга тыйган дигән мәгълүмат тарала иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре