– Фумигатор бөҗәкләрне юк итү өчен билгеләнгән матдәдән (инсектицид) тора. Ә ул аллергиядән интегүчеләргә һәм балаларга зыянлы булырга мөмкин. Утка тоташтырылган фумигаторның пластинасы җылынып, сеңдерелгән инсектицид сыекчасы парга әйләнә. Ябык бүлмәдә көн-төн эшләткәндә, чыннан да агуланырга мөмкин. Аллергиясе, сулыш юлларында хроник чирләре булмаган кешеләр аны төнгә калдыра ала.
Прибор җилләтелмәгән бүлмәдә озак эшләп торса, зарарлы парлар тупланырга мөмкин. Бу хәлнең күз, борын, тамакның лайлалы тышчасы ялкынсынуга, баш авырту, укшыту, йөткерүгә китерүе бар. Астмадан, аллергиядән интегүчеләр, химик матдәләрне күтәрә алмаучылар аның тәэсирен бик тиз сизә.
Инде әйткәнебезчә, сәламәт кешегә фумигаторны төнгә калдыру куркыныч түгел. Тик барыбер аны сигез сәгатьтән артыграк эшләтергә ярамый.
Фумигаторны төнгә калдырасы итсәгез, форточканы ачык калдырыгыз. Прибордан караватка кадәр ераклык 1 метр чамасы тәшкил итәргә тиеш. Ә иң яхшысы – йокларга ятканчы, тәрәзәләрне ябып, приборны 30–60 минут эшләткәннән соң сүндереп кую. Инсектицид шушы вакыт эчендә бүлмәгә таралып, бөҗәкләрне юк итәчәк. Ә инде балаларның йокы бүлмәсендә аны педиатр рөхсәте белән генә кабызырга киңәш ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез