Газетага язылу

Футболдан зур сәясәт ясаганда

Бездә дүшәмбегә каршы төн булганда (Мәскәү вакыты белән 00:40 сәгатьтә) Нью-Джерси штатындагы Ист-Ратерфордта футбол буенча дөнья чемпионатының төп уены төгәлләнде. Дөнья чемпионын ачыклый торган бу уенга игътибар зур булды.

Футбол – болай да зур яңгыраш бирә торган уен. Бу юлы финал матчы символик төс алды, чөнки Испания һәм Аргентина Якын Көнчыгыштагы вәхшәткә капма-каршы позицияләрдә торалар. Испания Израильне тәнкыйтьли, сиончылар кыргыйлыгына каршы чыгыш ясый. Трамп Америкасы белән дә мөнәсәбәтләре киеренке. Әйтик, Испания җитәкчелеге АКШның Иранга каршы һөҗүмен тәнкыйтьли, Вашингтонның һәрвакытта да ялган сылтаулар белән сугыш башлауларын ачыктан-ачык әйтә. Трамп үткән тәүлекләрдә генә Испания товарларына махсус пошлиналар кертү идеясе белән янды. Аргентина Президенты Хавьер Милей – чыгышы белән гыйбри генә түгел, карашлары белән дә радикаль сиончы.

 

Дөнья чемпионы титулын ачыкларга тиешле хәлиткеч матч шуңа күрә спорт яңалыгы гына түгел, зур сәясәт вакыйгасына әйләнде. Уеннан алдагы көннәрдә Израиль җитәкчелегенең вәхшилек лидерлары – Премьер-министр Нетаньяху, министрлар Итамар Бен-Гвир һәм Бецалель Смотрич Аргентина командасын яклаулары турында махсус игълан иттеләр. Израиль матбугаты Латин Америкасы иле командасын турнирдагы «үз командасы» дип атады. Матч исә испан командасының тулы өстенлеге белән башланды һәм дәвам итте. Һөҗүмнәр гел Аргентина капкасына юнәлтелгән иде. Латин Америкасы командасы хәтта озак вакытлар буе бер тапкыр да көндәшләр капкасына туп типмәү ягыннан рекорд куйды, диделәр. Составында легендар Лионель Месси уйнаган команда бертуктаусыз сакланды. Уңышлы сакланды ләкин. Испаннар типкән бер туп та капкага үтмәде. Ике тайм да коры исәп белән төгәлләнде, хәтта өстәмә таймда да исәп ачылмады. Икенче өстәмә таймда гына һөҗүмче Ферран Торрес типкән туп испаннарга чемпион титулын бүләк итте. Хәлиткеч туп кергәннән соң, аргентиналылар уянып китеп, һөҗүмгә күчеп карады, әмма уңыш елмаймады.

 

Чемпионнарны бүләкләү тантанасына мәйданга чыккан Трампны һәм ФИФА җитәкчесе Инфантиноны трибуналар куәтле сызгыру тавышына күмделәр. Кире кагуны аңлаткан бу ишарә АКШ лидерының халыкара җәмәгатьчелек күзе алдында никадәр түбән төшүен күрсәтә иде. Күп кенә гарәп комментаторлары финал уенын Аргентина командасының гына түгел, Израильнең символик җиңелүе дип бәяләде. Трамп исә чемпион команда тарихи фотога төшкәндә, аның янына килеп басты һәм читкә өстерәүләргә карамастан, кадрга кереп калды.

                                     

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре