Газетага язылу

Габдрахманов: «Кытайга Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге тәкъдимнәре кызыклы»

Кытай – технологияләр һәм, аерым алганда, ясалма фәһемне үстерүдә берсүзсез әйдәп баручы булып тора. Шул ук вакытта Татарстанның да хезмәттәшлек өчен кызыклы тәкъдимнәре бар.

Бу хакта ул Казанда узучы «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” IV Халыкара форумында Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм министры урынбасары Булат Габдрахманов әйтте. “Дөресен әйтик: Кытай – технологияләр һәм, аерым алганда, ясалма фәһемне үстерүдә берсүзсез әйдәп баручы булып тора. Шуңа күрә, әлбәттә, беренче чиратта киресенчә, Татарстан Кытай өчен үз чишелешләрен кертү өчен мәйдан булып тора”, – диде ул.

Министр урынбасары әйтүенчә, Татарстан IT-компанияләренең өстенлеге – алар Кытай шөгыльләнми торган тармакларда – мәсәлән, авыл хуҗалыгында үсә. “Алар авыл хуҗалыгы өчен ясалма фәһемнән файдалануны үстерергә телиләр. Бу җәһәттән без алар өчен кызыклы”, – диде Булат Габдрахманов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре