Габдулла Кариев исемендәге театр артисты Фәнис Кәлимуллинның сөенечле яңалыгы бар: аңа мактаулы исем бирелгән. Бу турыдагы карарны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
«Күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Кәлимуллин Фәнис Хафизулла улына «Татарстан Республикасының Халык артисты» дигән мактаулы исем бирергә», – диелгән документта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез