2026 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алуга 13 кандидат билгеләнгән иде. Шулай итеп, 2026 ел лауреатлары:
• «Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме, составында: Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Талгат улы, Талипов Эмиль Мансур улы – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен.
• Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гибадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.
• Маганов Наил Өлфәт улы – «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе, һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.
Тиешле Указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез