Габдулла Тукайның туган көнендә кайда һәм нинди чаралар узачак?

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Туган тел көнен бәйрәм итү тагын да киңрәк дәрәҗәдә узачак. Татарстан Мәдәният министрлыгы әнә шулай дип белдерә. Күптән түгел "ВТ"га бу көнне узачак чаралар исемлеге билгеле булды.

Министрлыктан килгән хатта язылганча, Казандагы чаралар 9:30 сәгать Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янәшәсендәге Габдулла Тукай һәйкәленә Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, киң җәмәгатьчелек тарафыннан чәчәкләр салудан башлана. "Аннары Татарстан җитәкчелеге, Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗат берлекләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, әйдәп баручы мәдәният учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, балалар коллективлары, язучылар җәмгыяте катнашында Тукай скверында традицион шигъри чәчәк салу тантанасы узачак", - диелә хатта.

Туган тел көнен тагын да дәрәҗәлерәк итеп уздыру өчен Камал театрының яңа бинасы сайланган. Анда төп чаралар 7 мәйданчыкта узачак.

Төп сәхнәдә традицион рәвештә Татарстан Рәисе Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырачак, бөек шагыйрьгә багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк.

Шәрык залында «Апуш» балалар татар театр студиясенең «Авыл эте Акбай» спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль тәмамлангач, музыкаль программа күрсәтеләчәк.

Театрның яңа бинасының универсаль залында шагыйрьләр, артистлар, иҗат җәмәгатьчелеге тарафыннан туры эфирда Г.Тукай шигырьләре укылачак, шуннан соң Г.Тукай премиясе номинанты «Казанга Тукай кайткан» спектакле күрсәтеләчәк.

Театр холлында киң җәмәгатьчелеккә Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырылган милли проектлар күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук бинада беренче тапкыр «Язгы Печән базары» эшләячәк. Конференц-залда «Ачык университеты» лекторие эшләячәк.

Урамда, Кабан күле яр буенда 14:00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлеге оештырган шигъри митинг башланачак.

16:00 сәгатьтә урам сәхнәсендә «Мин татарча сөйләшәм» ХХ юбилей яшьләр акциясенең Гала-концерты башлана.

Моннан тыш, бәйрәмнәр районнарда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татарлар тупланып яши торган башка урыннарда, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә узачак.

Билгеле булганча, традицион Шигърият бәйрәме дә быел Тукай һәйкәле янында түгел, яңа театр янындагы мәйданчыкта узачак. Министрлыкта бу җәһәттән менә нәрсә диделәр:
- Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Туган тел көненең статусы һәм масштабы даими үсештә. 2014 елга кадәр Тукай премиясе лауреатлары әдипнең һәйкәле янында игълан ителеп, бүләкләү 30 августта булса, соңгы 10 елда премия рәсми рәвештә 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә тапшырылды. Шул рәвешле бәйрәм дә, шигъри митинг та бербөтен булып торды.
Хәзерге вакытта Камал театрының яңа бинасы тулы көченә эшли башлагач, төп бәйрәмнәр яңа дәрәҗәдә нәкъ менә шунда узачак. Бинадагы мәйданчыклар барлык буын кунакларын һәм бәйрәмдә катнашучыларны берләштерер, милли сәнгатебез өчен яңа мөмкинлекләр күрсәтер дип өметләнәбез, - дип тәмамлана хат.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре