Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары гадәттәгедән иртәрәк башланды.
Төп тантаналар алдыннан Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның яңартылган музей комплексы ачылды - биредә шагыйрьнең балачагы белән танышырга мөмкие. Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы бинасында Рәис Татарстанның татар иҗат җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы узды.
Шул ук көнне Будапештның башкала циркында аншлаг белән Казан циркының «Мирас» милли татар спектакле-фэнтези премьерасы булды. Премьерга 20 ил илчеләре килде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез