Дәүләт Думасы гадәти булмаган җенси мөнәсәбәтләрне (ЛГБТ) пропагандалауны тулысынча тыю турында закон проектларын беренче укылышта кабул иткән. «РИА Новости» хәбәр иткәнчә, үсмерләр арасында мондый мөнәсәбәтләр тасвирламасын яки сурәтен тараткан өчен штраф күләме 5 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Кинотеатрлар, башка платформалар җитәкчеләренә гадәти булмаган җенси мөнәсәбәтләрне сурәтләгән фильмнар күрсәтүгә лицензия бирү тыела. Массакүләм мәгълүмат чараларында да мондый язмалар һәм реклама биреп булмаячак. Моннан тыш педофилияне пропагандалаган өчен штраф күләме 10 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез