Газетага язылу

Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен искә төшерделәр

Мондый очракта иң мөһиме – куркуга бирешмәскә, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белергә кирәк.

Республикада яшәүчеләр полиция, коткаручылар, ашыгыч ярдәм яки газ хезмәтен чакыру өчен махсус хезмәтләр телефоннарына тәүлек әйләнәсе шалтырата ала:


112– ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен бердәм номер;
101– янгын сагы һәм МЧС (янгын, су басу, төтен чыгу, зыян күрүчеләр белән юлда авария);
102– полиция (хокук бозу, урлау, сугышу, шикле кешеләр);
103– ашыгыч медицина ярдәме (сәламәтлекнең кинәт начараюы, җәрәхәтләнү, гомергә куркыныч янау);
104 – газ хезмәте (бүлмәдә яки урамда газ исе).
 
Җинаять очрагы турында хәбәр итү, консультация алу яки аноним рәвештә мәгълүматлар тапшыру өчен махсус бүлекчәләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин:


(843) 231 45 55 – Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе дежур часте;
(843) 291 48 21 – Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе дежур часте;
(843) 291 20 02 – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны;
(843) 288 46 96 – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе ышаныч телефоны;
(843) 221 74 58 – Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе ышаныч телефоны.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре