Республикада җепшек кар явуы, күз күреме кимү, бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килү фаразлана.
Җәяүлеләргә реклама такталары, юл күрсәткечләре һәм электр тапшыру линияләре кебек эре конструкцияләрдән куркынычсыз ераклыкта торырга киңәш итәләр. Шулай ук бозлавык вакытында аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һава торышы начар булган очракта җәмәгать транспортын кулланырга киңәш итә. Машинада барган очракта тизлекне һәм дистанцияне сакларга, шулай ук кискен маневрлардан тыелырга киңәш итәләр.
Бүген 18 сәгатьтән 4 гыйнварның 18 сәгатенә кадәр һава торышы начараюы көтелә. Шунлыктан сак һәм игътибарлы булу сорала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез