Газетага язылу

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында республика халкын өйрәнүләр башлануы турында кисәттеләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында татарстанлыларны 11 һәм 12 мартта планлаштырылган команда-штаб өйрәнүләре турында кисәттеләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Чаралар язгы ташу һәм табигый янгыннар вакытында персоналның әзерлеген һәм башка хезмәтләр белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген тикшерү максатыннан үткәрелә.

«Әгәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының техника колонналары хәрәкәтен, ашыгыч хезмәт вәкилләрен, шулай ук Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль ярдәмче системасы көчләрен һәм чараларын күрәсез икән, борчылмагыз», – дип искәрттеләр ведомствода.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре