Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13 кешегә күбрәк. Бүген бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
Карактан кала, уттан калмый, диләр. 2026 елның икенче аена гына аяк басуыбызга карамастан янгыннар саны чыннан да куркытырлык. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аларның саны өч тапкыр, ягъни 12,6 процентка арткан. «Янгыннарда кешеләр үлеменең төп сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү һәм электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу тора», – дип билгеләп үтте Максим Трущин.
Быел бер юлы 27 районда янгыннар саны арткан. Иң күп янгыннар булган районнарны аерым атап үттеләр. Монда сүз Әлмәт, Балтач, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск һәм Менделеевск районнары турында бара. Янгыннарда һәлак булучылар саны 11 муниципалитетта арткан. Иң күп корбаннар Казанда (4) һәм Яшел Үзән районында (4), Әлмәт (3) һәм Алабуга районнарында (3).
Янгыннарның күпчелеге торак секторында теркәлгән. Беренчелекне мунчада чыккан янгыннар алып тора. Янгыннарның 71 проценты нәкъ менә шуннан башланган. Трущин сүзләренә караганда, урамда салкын булганлыктан кешеләр мунча мичләрен бик каты кыздыра, ә аны сәгать ярым-ике сәгать ягу да җитә.
Янгыннарда үлгән кешеләрнең 16 сы исерек хәлдә булган. «Күп очракта алар тәмәке кабызып йоклап китәләр дә уяна алмыйлар. Янгын мәйданы зур да булмаска мөмкин, ләкин кеше төтен исеннән агуланып үлә», – ди ул.
Бүген бәла-казаны булдырмауның нәтиҗәле ысулы булып автоном янгын хәбәрчесе урнаштыру тора. Әлеге кыйммәт булмаган һәм куллануда җиңел прибор төтеннең беренче билгеләре вакытында көчле тавыш сигналы бирә, бу исә кеше гомерен һәм милекне саклап калу өчен вакытында чаралар күрергә ярдәм итә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада авыр хәлдә булган, мохтаҗ, күпбалалы гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә автоном янгын хәбәрчесе урнаштыру эше алып барыла. 2016–2025 елларда шундый 456 мең хәбәрче куелган. Трущин сөйләвенчә, автоном янгын хәбәрчесе урнаштыруның бер авырлыгы да юк, аны һәркем сатып алып, фатирында урнаштыра ала.
Гади генә кагыйдәләр турында онытмасак иде, диде ул. Төзек булмаган яки кулдан ясалган электр җиһазларын кулланырга ярамый. Урын өстендә тәмәке тартмаска. Газ җиһазларының төзеклеген тикшереп торырга. Балаларны беркайчан да караучысыз калдырмаска кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез