Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында «Бәхет хакы» спектакле соңгы тапкыр уйналган. 199нчы тапкыр куелган әлеге спектакльдә Фидан Гафаров уйнарга тиеш булган.
«13 ел дәвамында тамашачыны актуальлеге, җыр-моңы, ихласлыгы белән сокландырган, аншлаглар белән театр тарихына кергән музыкаль мелодраманың сәхнәгә 199 нчы тапкыр чыгуы Россиянең, Башҡортстанның, Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев, Халыклар дуслыгы, «Башкортстан Республикасы алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» орденнары кавалеры Фидан Сафа улы Гафаровның яҡты истәлегенә багышланды», – дип хәбәр итә Гафури исмендәге театрның матбугат үзәге.
Фидан Гафаров уйнаган Зариф роле сәхнәләре бу көнне экраннан күрсәтелгән, спектакльнең башка өлешләрен сәхнәдә актерлар уйнаган. «Репертуарда дистә елдан артык ныклы яшәп килгән спектакльдә артистлар составы үзгәреп тору сәбәпле, «Бәхет хакы»ның соңгы көнендә алар барысы да сәхнәгә чыкты, тамашачы белән күреште, рәхмәтен белдерде», – диелә хәбәрдә.
«Милли театр сәнгате легендасы Фидан Гафаров төп рольне уйнаган легендар спектакль барышында зал тып-тын калды. Актерның уенын театр сәхнәсендә соңгы тапкыр күрергә килгән тамашачы экранда Фидан Гафаровның йөзен күреп, бәрхет тавышын ишетеп куангандай булса, тамаша азагына якынлашкан саен очрашуның соңгы икәнен тоюдан, кабатланмас сәхнә остасының китүенә елады», - дип яза театрның матбугат хезмәте.
2025 елның 27 апрельдә Уфада Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкорт драма театрының танылган актеры Фидан Гафаров вафат булды. Аңа 77 яшь иде.
https://vatantat.ru/2025/04/168715/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез