Газетага язылу

ГАИ – ЮХИДИ: кайсы дөрес?

Быел 3 июльдә Дәүләт автомобиль инспекциясе (ГАИ) 90 “яшьлек” юбилеен билгеләп үтә.

Ведомство бу җәһәттән кызыклы фактларны тәкъдим иткән. Ведомство исемендәге буталчыклык 1998 елда – ГАИ ЮХИДИгә (Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе) алыштырылгач барлыкка килә.

Берникадәр вакыттан соң – 2002 елның 2 июлендә Россия Президенты Владимир Путин ГАИ һәм ЮХИДИ атамаларын тигез хокуклыга әйләндергән указга кул куя.

Әле күптән түгел генә – 2024 елның маенда ведомствоның элекке исеме кире  кайтарыла. Хәзер ул янә рәсми төстә ГАИ (Дәүләт автомобиль инспекциясе) дип атала. Сүз уңаеннан, Казанда тәүге светофор 1934 елда пәйда булган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре