«Гаилә белән сайлыйбыз» конкурсында җиңүчеләрнең кайберләре беренче тапкыр тавыш бирә

«Гаилә белән сайлыйбыз» республика конкурсында җиңүче видеороликларның берничә герое беренче тапкыр 14 сентябрьдә Татарстан Рәисе сайлауларында тавыш бирүдә катнашачак. Алар арасында Чаллыдан 18 яшьлек Дарьяна Матросова да бар, дип яза «Татар-информ».

«Туган шәһәремдә тавыш бирәчәкмен, бөтен гаилә – әби-бабайлар, 95 яшьлек карт әби һәм минем биш айлык сеңлем белән сайлауларга барачакбыз. Сайлаулар – минем мәнфәгатьләремне яклаучы, шәһәребезне, республикабызны һәм илебезне үстерүче, халкыбыз өчен барысын да эшләүче кешеләр өчен тавыш бирү мөмкинлеге», - дип белдерде конкурс финалисты «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Конкурсның икенче җиңүчесе, Кукмарадан Римхан Ямалов та сайлауларга беренче тапкыр барачак. Егет укытучылар гаиләсендә үскән. Аның әти-әнисе улларын патриотик тәрбияләүгә аерым игътибар бирәләр.

«Россиянең теләсә кайсы гражданы билгеле бер кандидатка тавыш бирү өчен сайлау участокларына барырга тиеш. Кемгәдер тавыш биреп, без Ватаныбызның киләчәген сайлыйбыз», - диде татарстанлы.

ТР Үзәк сайлау комиссиясенең «Гаилә белән сайлыйбыз» видеороликлар конкурсында Татарстанның төрле почмакларыннан гаиләләр катнашты. Оештыру комитетына бөтен гаиләнең сайлауларда катнашу мөһимлеген чагылдырган берничә дистә гаилә видеоролигы килде. 15 гаилә җиңүче булды, бүген аларны Казанда бүләкләделәр.

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисе сайлавы, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Сайлау участоклары 7.00-20.00 сәгатьләрдә эшлячәк.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" нацпроект Минниханов

Көн хәбәре