Гаилә елында Татарстанда 32 меңнән артык бала туган

2024 елның 11 аенда Татарстанда 32 359 бала дөньяга килгән. Бу хакта журналистларга Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова брифингта әйтте.

Балаларның 48 проценты – кызлар (15,4 мең), 52 проценты – малайлар (16,8 мең).

Эльвира Әхмәтова белдергәнчә, быел бер гаиләнең өч игезәге туган. Моннан тыш 280 игезәк балалар дөньяга аваз салган.

ЗАГС идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, бәби алып кайтучы хатын-кызларның яше – 25-29 яшь. Ир-атлар арасында әти булу яше – 30-34 яшь.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре