«1 февральдән ташламалы ипотека рәсмиләштергәндә ир белән хатын заемдашлар, ягъни кредит килешүе буенча тигез хокуклы булачак. Бу ташламалы ипотека программасын тагын да гаделрәк итү өчен эшләнә», – диелә бу уңайдан министрлыкның рәсми сайтында.
Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Цыганов «Российская газета» басмасына аңлатканча, хәзер «Гаилә ипотекасы» программасын инвестиция чарасы буларак файдаланучылар, ягъни ташламалы бәягә торак сатып алып, аны арендага бирүчеләр күп. Чөнки гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә «Гаилә ипотекасы»н ир – үзенә, хатын үзенә сатып алырга мөмкин. Программага бәйле үзгәреш әнә шундыйларга чик куяр, дип көтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез