Балалы гаиләләргә ташламалы ипотека бирүче банкларга керми калган керемнәрен каплау кагыйдәләре проектында шундый нигезләмә күздә тотылган. Бу хакта “Известия” яза. Документ нигезендә, яңа кагыйдәләр 2026 елның 1 июленнән төзелгән гаилә ипотекасы килешүләренә кагылырга мөмкин.
Кредит бирелгәннән соң 15 ел узгач, дәүләт банкларга ташламалы ставка белән базар ставкасы арасындагы аерманы түләүдән туктаячак. Нәтиҗәдә кредит ставкасы базар ставкасына үзгәртелеп, айлык түләүләр сизелерлек дәрәҗәдә артачак. Проектта шулай ук дәүләтнең аерманы субсидияләү чоры тәмамланганнан соң кредит ставкасының ничек исәпләнәчәге күрсәтелгән. Фатир сатып алучыларга – Россия Банкының төп ставкасына 2 процент, шәхси торак төзелеше өчен ипотека алучыларга – 2,5 процент өстәлергә мөмкин.
Моннан тыш кредит алганнан соң 271 көн эчендә яшәү урыны буенча теркәлмәгәннәргә гаилә ипотекасы буенча ставканы арттыру тәкъдим ителә. Бу очракта төп ставкага 3-3,5 процент өстәү карала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез