Газетага язылу

Гаилә кодексына хыянәт өчен җаваплылык турында төзәтмәләр кертергә тәкъдим иттеләр

Россиядә никах килешүе мөмкинлекләрен киңәйтергә тәкъдим иттеләр, анда хыянәт һәм өйдә көч куллану өчен җаваплылык каралган. Тиешле төзәтмәләрне Гаилә кодексына кертү планлаштырыла, дип хәбәр итә «Газета.ru»га сылтама белән «Татар-информ».

Инициатива авторлары ир белән хатынга үзара ризалык белән никах шартнамәсендә хыянәт яки абьюзив тәртип өчен санкцияләр язарга рөхсәт итәргә тәкъдим итә. Аерым алганда, сүз хыянәт өчен штрафлар билгеләү мөмкинлеге турында бара.

Моннан тыш, нинди гамәлләр хыянәт дип саналачагын алдан билгеләргә тәкъдим ителә – мәсәлән, очраклы үбешү яки читтә озак вакытлы мөнәсәбәтләр. Шулай ук милекне бүлгәндә, хокук бозучыга мондый фактларны һәм нәтиҗәләрне дәлилләү тәртибен беркетергә тәкъдим ителә.

Инициативаны сенатор Айрат Гибатдинов хуплады, ул тиешле закон проектын Дәүләт Думасына карау өчен кертергә ниятли.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре