Кукмара районының Балыклы авылы клубын капиталь төзекләндерү планлаштырыла.
Капиталь ремонт барышында тәрәзәләр алыштырылачак, идәннәр, фасадлар, түбә һәм эчке инженерлык челтәрләре яңартылачак. Шулай ук биналарның эчке яклары да төзекләндерелә. Балыклы – 17 гасырның беренче яртысында нигез салынган борынгы авыл. Биредә яшәүче крестьяннар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Шулай ук балта остасы, мичче, слесарь һәм киез итекче һөнәрләре, сәүдә үсеш алган.
Соңгы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, хәзер Балыклыда 360 тан артык кеше яши. Авылда башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә бар. Авыл клубы 1940 елдан бирле эшли, башта ул элеккеге мәчетнең аскы катында урнашкан булган. 1988 елда гомуми мәйданы 300 кв. метр булган бер катлы кирпеч бина төзелә һәм бу вакыт эчендә монда бер тапкыр да ремонт ясалмаган.
Төзекләндерү «Гаилә» милли проектына керә торган «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы буенча башкарылачак. Авыл клубын яңартуга 17 млн 721 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 3 млн 721 мең сумы – республика бюджетыннан.
Татарстанда «Гаилә» милли проекты буенча 2025 елда шулай ук Мамадыш районының Красногорск авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез