Газетага язылу

«Гаиләдә ике артист була алмый»: Марат Яруллин булачак хатынының нинди булырга тиешлеген әйткән

Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Марат Яруллин булачак хатынын ничегрәк күрергә теләве сөйләгән.

Аның фикеренчә, гаиләдә ике артист була алмый. Шуңа күрә ул артист халкы арасыннан хатын сайлау ягында түгел.

– Ул минеке булырга тиеш. Миңа аның янәшәсендә рәхәт булырга тиеш. Иҗади мохиттән булмаса яхшырак. Икең дә артист булу нәрсә инде ул? Син дә, ул да гастрольдә икән, гомумән, аны ничек күрергә? Гаиләдә ике артист була алмый. Хатын-кыз – өй учагын сүндермичә саклаучы ул. Гастрольләрдә төрлесен күрергә, үзенчә нәтиҗә ясарга, шуның аркасында тавыш чыгарга мөмкин, – дип сөйләп үткән Марат Яруллин Maidan TV хәбәрчесенә.

Соңгы аралардагы хәлләрдән чыгып, артистның фикере күпләрдә кызыксыну уяткандыр дип уйларга җирлек бар. Танылган җырчы Ильмира Нәгыймова берничә көн элек кенә, күпләрне шаккаттырып, Марат Яруллин белән 4 ел яшерен очрашып йөргәнлекләре, татар эстрадасында иң популяр буйдак буларак мәгълүм җырчының үз иҗатына баш июче хатын-кызлар өметен өзәргә теләмәве сәбәпле, мөнәсәбәтләрен яшергәнлекләре турында сөйләде. Нәгыймова әйтүенчә, аерылышулары турында сөйләгәч, аңа шушы чорда Марат белән очрашып йөргән тагын 30дан артыграк туташ язган. Хәзер исә Ильмира Марат өчен махсус язган “Минем серем” һәм “Су бул, мәктәп” җырларын башкаруын тыярга ниятли.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре