Агымдагы елның июль аенда Россиядә, узган елның шул ук күрсәткечләре белән чагыштырганда, форма, аяк киеме һәм канцелярия товарлары кергән "мәктәп җыелмасының" бәясе 2% ка арткан. Бу хакта "ОФД платформасы" фискаль мәгълүматлар операторы статистикасына сылтама белән "Известия" хәбәр итә.
- 2019 елның июлендә мәктәп җыелмасына уртача чек 10,7 мең сум тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2% ка күбрәк, - диелә текстта.
Иң кыйммәтле уртача чек башкалада күзәтелә — бу төбәкләрдәге уртача күрсәткечтән 40% ка кыйммәтрәк. Товарлар арасында бигрәк тә блузка һәм күлмәкләр — 30% ка, 1,1 мең сумга кадәр кыйммәтләнгән.
Шул ук вакытта мәктәп формасының уртача бәясе 1,8 мең сум тәшкил итә, балалар чалбары 800 сумнан артып киткән, ә канцтоварлар пеналы һәм җыелмасы уртача 550 һәм 645 сум тора.
Шунысы кызык, балалар аяк киемнәре һәм рюкзаклар өчен уртача бәяләр кимегән. Моннан тыш, тикшеренү авторлары онлайн-сервис аша сатып алулар саны артуны да билгеләп үтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез