Бүген Кариев театры Түбән Кабан күле Яр буенда «Галиябану» спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль WorldSkills һөнәри осталык чемпионатының мәдәни программасы кысаларында тәкъдим ителә.
« «Галиябану» спектаклен сайлавыбыз – кунакларга милли классикабызны күрсәтергә теләү. Анда фольклор да бар, милли костюмнар да, җыр-биюләр дә. Спектакль яр буенда ачык һавада уйналачак», - ди Кариев театры директоры урынбасары Лилия Гәрәева.
Керү ирекле - рәхим итегез!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез