Галим, элеккеге депутат Ринат Харисов вафат булган

Танылган галим, геофизик һәм ТР Дәүләт Советының элеккеге депутаты Ринат Харисов 71 яшендә вафат булган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Ул 14 сентябрьдә каты авырудан соң үлгән.

Аның вафаты турында «ТНГ-Групп» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Анда ул генераль директор вазифасын башкарган.

Ринат Харисов Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 1974-1988 елларда геофизик-оператордан «Татнефтегеофизика» сейсмик разведка партиясе башлыгына кадәр юл үтә. 1988 елдан 1993 елга кадәр Бөгелмә кыр геофизик экспедициясен җитәкли.

1993-1995 елларда разведка геофизикасы буенча генераль директор урынбасары була. 1995 елдан 2017 елга кадәр - «Татнефтегеофизика» АҖ генераль директоры, аннары ТНГ-Групп генераль директоры. Татарстанда, Көнбатыш Себердә, Оренбург өлкәсендә, шулай ук Ливиядә һәм Төркиядә нефть-газ ятмаларын эзләүдә һәм разведка эшендә катнаша.

Татарстанның сәяси эшчәнлегендә актив катнаша. 2009 елдан 2014 елга кадәр ТР Дәүләт Советы депутаты булып тора.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

депутат Ринат Харисов

Көн хәбәре