Танылган татар галиме Гомәр Саттаров вафат булган.
Галимнең соңгы көннәрен хастаханәдә үткәрүе мәгълүм.
Әдипне туган авылы Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында җирләячәкләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Танылган татар галиме Гомәр Саттаров вафат булган.
Галимнең соңгы көннәрен хастаханәдә үткәрүе мәгълүм.
Әдипне туган авылы Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында җирләячәкләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Казанда юл транспорт һәлакәтләре иң күп теркәлгән 66 урында төзекләндерү эшләренең 96 проценты башкарылган. 2025 елда бу участокларда 240тан артык юл һәлакәте булган. Биш участокта – Габишев, Тынычлык урамнарында һәм Мамадыш трактында эшләр урам-юл челтәрен ремонтлау кысаларында үтәләчәк.
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев вафат. Аңа 58 яшь булган. Бу хакта палатаның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пермь өлкәсенең Октябрь округында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
19 июльдә Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узды.
Кәеф, тормышка караш, куркулар, ышанулар, яшерен теләкләр... Бик беләсегез килсә, киемгә карап кына да менә боларның барысын да чамалап була икән. Кешенең кием киштәләре аның турында шактый мәгълүмат саклый, кыскасы. Ә иң күзгә ташланганы исә – киемнең төсе. Һәр төснең нәрсә аңлатканы белән танышыйк.
Июль ае – Иделдә якыннарын югалтканнар өчен иң авыр вакыт. Моннан 15 ел элек «Булгария» теплоходы батып, 122 кешенең гомере өзелде. Ул чакта газетабызда әлеге вакыйга читләтеп узмаган гаиләләр турында шактый язган идек. Без әле дә аларның хәлләрен белешәбез, ятим калган сабыйларның тормышларын күзәтеп барабыз.
25 июльдә Менделеевск каласы бишенче тапкыр «Геройлар ярышы» фестивален кабул итәчәк. Быел чара спорт ярышларын, масштаблы күңел ачу программасын һәм концертны берләштерә. Фестивальдә Татарстан, Россия һәм чит ил предприятиеләренең 300 гә якын корпоратив командасы катнаша. Быел ярышларда 15 меңләп кеше булыр дип көтелә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Бүген Сарман районында көчле яңгыр яву сәбәпле, Чаллы–Сарман юлының бер өлеше убылган. Хәзерге вакытта машиналарга башка авыллар аша урап үтәргә туры килә. Андагы вазгыять турында Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиевадан сораштык.
Иртән – мәктәпкә, кич – түгәрәккә. Замана балаларының көн тәртибе шундыйрак. Әти-әниләр ничек тә баласын төрле яклап үстерергә, зур тормышка әзерләргә тырыша. Ә ул арада белгечләр чаң суга: баланың уйнарга вакыты калмый бит! Бу нәрсәсе белән куркыныч? Уенның файдасы нидә?
Элек ни икәнен дә белмәсәк, хәзер ул бик популяр. Аның турында җырлар тумаса да, аның тирәсендә чыккан мәзәкләр, имеш-мимешләр җитәрлек. Сүзебез кортизол турында. Ул – организмдагы иң мөһим гормоннарның берсе. Кортизолның түбән яки югары булуын ничек белергә һәм аны ничек нормада тотарга?
Фикер өстәү
Фикерегез