Газетага язылу

Галим киләчәктә ата-аналарның үзләре теләгән җенестәге баланы тудыра алачакларын аңлаткан

Киләчәктә ата-аналар үзләре теләгән җенестәге баланы тудыра алачак, шуңа күрә дәүләткә мондый очракларны закон нигезендә җайга салуга әзерләнергә кирәк. Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

«Берникадәр вакыт узганнан соң шулай булырга мөмкин», – дигән академик, киләчәктә ата-аналар баланы җенесенә генә түгел, башка сыйфатларына да «заказ» биреп тудыра алырлармы, дигән сорауга җавап итеп.

«Бу мәсьәлә буенча иң элек нәтиҗәсе күзлегеннән  чыгып эшләргә кирәк. Мондый балаларның һәм аларның нәселен дәвам иттерүчеләрнең алга таба сәламәтлегендә тайпылышлар булмаска тиеш», – дип басым ясап әйткән ул.

Шул ук вакытта Красиков  мондый кешеләр «ясауны» хупламавын әйткән.

«Алдан ук әзерләнеп, билгеле бер законнар булдырырга, моңа каршы көрәшү ысулларын уйлап табарга кирәк. Тыю гына ярдәм итмәячәк», – дип йомгак ясаган ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре