Галимнәр алманың сәламәтлек өчен куркыныч булуын кисәтә

Алма иң файдалы җиләк-җимешләрнең берсе дип саналса да, кайбер очракларда ул организмга зыян китерә ала. Бу хакта Кызыл таң газетасы яза.

Алманы көнгә ике-өчне ашау да җитә. Әлеге җиләк-җимешне артык куллану эчне сыеклата һәм авитаминоз барлыкка килүнең сәбәпчесе була. Моннан тыш, бу җимештә шикәр күләме күп. Әчкелт сортлы алманы организмында югары әчелек булган кешеләргә ашарга киңәш ителми. Табиб-гастроэнтерологлар сүзләренчә, әче алма составында кислоталар күп, теш эмаленә зыян китермәс өчен, аны чамалап ашау кирәк.

Галимнәр фикеренә караганда, алма төшендә булган амигдалин матдәсе органимзның агулануына китерә ала. Әмма моның өчен бер чынаяк тирәсе алма төше кулланырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре